Башкортстанда 37 яшьлек хатын үзенең кечкенә кызын буып үтерергә маташкан өчен суд каршына басачак. Уфа районы прокуратурасы әни кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган. Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның октябреннән агымдагы елның гыйнварына кадәр бәгырьсез ана даими рәвештә алкоголь эчкән, ата-ана бурычлары турында оныткан. Ул үзенең 3 айлык кызын тәрбияләү белән юньләп шөгыльләнмәгән, әхлаксыз тормыш рәвеше алып барган, җәнҗаллар оештырган, баланы бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыту белән янаган.
Гыйнвар аенда ул кызының йөзенә мендәр каплый һәм үтерергә омтыла. Бәхеткә, бу вакытта фатирга сабыйның дәү әнисе кайтып керә, ул аңсыз хәлдә булган оныгына беренче медицина ярдәме күрсәтә.
Хатын гаебен танымаган. Аңа карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Җинаять эше тикшерү өчен Уфа район судына җибәреләчәк.
Автор фотосы.