+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Башланды!..

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре быел беренче балигъ булмаган мопедчыны тоткарлаган.

Башланды!..Башланды!..
Башланды!..

"Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында Уфаның Октябрь районы Нагаево авылында юл-патруль хезмәте инспекторлары мототранспорт йөртүчене – 15 яшьлек үсмерне туктаткан. Аны токарлаган урыныга әнисен чакыртканнар. Мопедны махсус тукталышка алып киткәннәр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар ата-аналарны административ җаваплылыкка тарттыру турындагы мәсьәләне караячак, дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Ведомствода искәртүләренчә, балигъ булмаган транспорт йөртүчегә (аңа 16 яше тулгач) мопед, скутер, мотоцикл яисә автомобиль белән хокуксыз идарә иткән өчен 5-15 мең сум күләмендә административ штраф каралган. Шул ук вакытта транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырыла. 16 яшьтән кечерәкләр өчен законлы вәкилләре (ата-аналар, опекуннар) җаваплы. Бу очракта транспорт чарасы шулай ук махсус тукталышка урнаштырыла.

 

Фото:Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас