+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Пенсионер әбекәйдән 150 мең сум акча алган

Бер төргәк акча белән кайтып кергән укучы өйдәгеләрне шаккатырган.

Пенсионер әбекәйдән 150 мең сум акча алганПенсионер әбекәйдән 150 мең сум акча алган
Пенсионер әбекәйдән 150 мең сум акча алган

Бәләбәй районында 15 яшьлек укучы, мошенниклар кушуы буенча, пенсионер әбекәйдән 150 мең сум акча алган.

Үсмер мессенджерда эш эзләвен белдереп язган, ә бераздан аңа шәхси хәбәр булып, хат килә. 8нче сыйныф укучысына, янәсе, аларның фирмасы клиентыннан акча алырга һәм компания исәбенә җибәрергә тәкъдим итәләр. Моның өчен ул суммадан зур булмаган процент алырга тиеш була. Үсмер тиз акча эшләргә риза була һәм эшнең асылына төшенеп тә өлгерми. Тиздән аңа акчаны кайдан алырга кирәклеге турында адрес җибәргәннәр. Фатир бусагасында үсмерне 78 яшьлек хатын каршы ала. Борчылуы йөзенә чыккан пенсионер артык сүзсез генә 150 мең сум акча бирә. Ә укучы алдагы күрсәтмәләрне көтеп, өенә кайтып китә.

Соңрак әби мошенниклык турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. Пенсионер сөйләвенчә, билгесез кешеләр аңа туганы гаебе белән авария булуы турында шалтыратып хәбәр итә. Акча зыян күрүчеләрне дәвалау һәм җинаять эше кузгатылмасын өчен кирәк, дип аңлаталар телефонның икенче очында. Мошенниклык турындагы хәбәрдән соң, берничә минут үтүгә, полиция бүлегенә әнисе озатуында үсмер килеп керә. Өйдә баланың зур суммада акча алып кайтуын күргәннәр, ә хәлне ачыклагач, шунда ук полициягә килгәннәр.

Укучы сүзләренчә, ул җинаять кылганын аңламаган, ә нечкәлекләрен аңа беркем дә төшендермәгән. Бәхеткә, ул акчаларны мошенникларга күчереп өлгермәгән. Әбекәйгә акчасы кире кайткан. 

Мошенниклыкка бару очрагы буенча җинаять эше кузгатылды. Барлык катнашучылар белән профилактик әңгәмәләр уздырылды, дип белдерделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас