Бөрҗән районы прокуратурасы балалар травматизмын профилактикалау турындагы законнарның үтәлешен тикшергән.
Күзәтчелек чаралары күрсәткәнчә, агымдагы елның гыйнварында 10 яшьлек кыз тәнәфес вакытында баш сөяге-мие җәрәхәте алган, аның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән. Әлеге хәл турында прокуратурага мәгълүмат җиткерелмәгән.
Бала имгәнгән вакытта фельдшер мәктәптә булмаган, мәгариф оешмасы хезмәткәрләре ярдәм күрсәтү өчен медицина хезмәткәрен чакырмаган. Нәтиҗәдә, укучы кыз икенче көнне генә дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать иткән.
Прокуратура директор адресына тәкъдим керткән, аны карау нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган. Шулай ук, прокуратура башлангычы буенча, мәгариф учреждениесе җитәкчесе дә административ җаваплылыкка тарттырылган.
Автор фотосы.