+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Бер ел элек югалган иде

14 яшьлек Дамир Әдигамовның югалуына бер ел узды.

Бер ел элек югалган идеБер ел элек югалган иде
Бер ел элек югалган иде

Узган елның 30 мартында эзсез югалган үсмерне эзләүләр дәвам итә. Бер ел элек Дамир һәм аның дусты елга буена йөрергә чыгып китә, ләкин өйләренә әйләнеп кайтмыйлар. 

“ЛизаАлерт. Башкортостан " волонтерлары ул чакта оператив рәвештә эзләүләр игълан итте. Уфаның 40 нчы мәктәбендә урнашкан штабка җыелды, бурычлар билгеләде, дәваханәләргә һәм ашыгыч ярдәм станцияләренә шалтыратты, социаль челтәрләрдә мәгълүмат таратты, югалган балаларның әти-әниләре белән даими элемтәдә торды.

Малайларны эзләү эшләренә йөзләгән ирекле кешеләр, коткаручылар, полицейскийлар, битараф булмаган кешеләр җәлеп ителде. Малайларны судан да, коры җирдән дә эзләделәр. Аларның берсен 26 майда Җиңү паркындагы Дежнев баскычы янында табылды.

Кызганычка каршы, Дамир турында әлегә бернинди хәбәр дә юк...

 

Фото: "ЛизаАлерт. Башкортостан", Vk

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас