Табиб-онколог, Химки шәһәрендәге “МЕДСИ” клиникасы хирургы Павел Бледных ашказаны яман шеше үсешенә йогынты ясый торган төп сәбәпләр турында “Mail.ru” басмасына сөйләгән.
Русия берничә ел дәвамында ашказаны яман шеше белән авыру дәрәҗәсе югары булган ил булып тора. Бу авыру башка онкологик авырулар арасында 2021 елда – алтынчы, 2022 елда унберенче урынны биләгән.
Ашказаны яман шеше ачыкланган пациентның уртача яше – 60-65 яшь. Әмма яман шеш актив “яшәрә” һәм еш кына 35-45 яшь төркемендәге пациентларда да очрый.
Ашказаны яман шешен иртә (I-II) стадияләрдә ачыклау проценты арта, бу пациентның исән калуын 70 процентка арттыра. Кызганычка каршы, IV стадиядә ачыклану проценты, кимесә дә, шактый югары дәрәҗәдә саклана.
Табиб ашказаны яман шеше үсешенә китерүче куркыныч факторларга түбәндәгеләрне кертә:
Гадәттә, тоз, крахмал, нитратлар, консервантлар күп булган, ысланган, маринадланган, тозлы ризыкларны күп кулланучы, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аз ашаучы кешеләр авырый.
Тәмәке тарту бу авыру куркынычын ике тапкырга арттыра. Тәмәке тартучының стажы һәм көндәлек тәмәке саны никадәр күбрәк булса, куркыныч шулкадәр югары.
Алкоголь кабул итү. Даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучы кешеләрдә ашказаны шеше үсеше куркынычы эчмәүчеләргә караганда 1,5 тапкырга диярлек күбрәк.
Helicobacter pylori инфекциясе. Бу бактерия ашказанының лайлалы тышчасында хроник ялкынсыну үсеше белән бәйле, бу исә эрозияләр һәм җәрәхәтләр барлыкка килүгә китерә һәм ашказанында шеш үсү куркынычын берничә тапкырга арттыра.
Якын туганнарда ашказаны яман шеше диагнозы булу пациентның авыру куркынычын 20 процентка арттыра.
Автор фотосы.