+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
2 апрель 2025, 06:35

Абыйсы белән сулык янында уйнаганнар...

8 яшьлек баланы үтеп баручы кеше коткарган.

Абыйсы белән сулык янында уйнаганнар...Абыйсы белән сулык янында уйнаганнар...
Абыйсы белән сулык янында уйнаганнар...

Узган атнада 8 яшьлек бала белән бәхетсезлек очрагы булган. Малай абыйсы белән сулык янында уйнаган һәм суга төшеп киткән. Агым аны торбага таба алып киткән. Абыйсы аңа ярдәм итә алмаган, кычкырган тавышка үтеп баручы кеше йөгереп килгән.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, ир баланы судан алып чыккан, беренче ярдәм күрсәткән, шунда ук ясалма сулыш ясаган һәм малай сулыш ала башлаган. Баланы ”ашыгыч ярдәм” дә якындагы дәваханәгә китергәннәр, аннары аны Республика балалар клиник дәваханәсенә күчергәннәр.

Малай хәзер кирәкле дәвалау ала һәм аның хәле уртача авырлыкта дип билгеләнә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас