+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
2 Апреля 2025, 14:25

Йортсыз да, малсыз да калганнар...

Балаларның ут белән шаяруы аркасында коточкыч янгын чыккан.

Йортсыз да, малсыз да калганнар...Йортсыз да, малсыз да калганнар...
Йортсыз да, малсыз да калганнар...

Башкортстанның Учалы районында янгында мөгезле вак терлек һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, 31 мартта Абзак авылында Мәктәп урамында зур янгын чыккан, аның нәтиҗәсендә торак бүрәнә йорт һәм берничә каралты-кура, шул исәптән җәйге йорт, гараж, сарай, мунча, веранда янып беткән. Шулай ук 18 баш мөгезле вак терлек һәлак булган.

Янгынны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре һәм Мансур һәм Абзак авыллары кешеләре сүндергән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы билгеләгәнчә, янгынның сәбәбе балаларның ут белән шаяруы булырга мөмкин.

 

Фото:МЧС по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас