Башкортстанның медицина оешмаларына талпан кадалу уңаеннан 23 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 9ы балалар. 3 апрельгә булган мәгълүматларны “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча төбәк идарәсендә хәбәр итәләр.
Элегрәк ведомствода язгы хәвефсезлекләр турында сөйләделәр. Башкортстанда талпан активлыгы сезоны быел бик иртә башланды. Моңа җылы кыш һәм иртә яз сәбәпче булды. Безнең төбәктә кан эчүче бөҗәкләр дүрт авыруны тарата ала: тиф, геморрагик бизгәк, энцефалит һәм боррелиоз (Лайм авыруы). Соңгы икесе ешрак очрый.
Фото: bashinform.ru