+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
4 апрель 2025, 09:10

Алты балага гаилә җылысы кирәк!

Уфада бертуганнар өчен әти-әни эзлиләр.

Алты балага гаилә җылысы кирәк!Алты балага гаилә җылысы кирәк!
Алты балага гаилә җылысы кирәк!

Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Иң өлкәне — 14 яшьлек Ксения. Ул юрист булырга хыяллана. Кече сеңлесен һәм энеләрен карый. Ксения китап укырга, сәяхәт итәргә ярата. Аны акыллы һәм игътибарлы кыз, диләр.

Тагын бер кыз — алты яшьлек Вероника. Ул балалар бакчасына йөри.  Апасы белән бергә җырлар җырларга ярата, шулай ук пазллар җыярга бик оста.
Аларда дүрт малай — 12 яшьлек Леонид, 11 яшьлек Дмитрий, 10 яшьлек Ян һәм җиде яшьлек Александр. Малайлар бик теләп спорт белән шөгыльләнә — футбол түгәрәгенә йөриләр. Алар хезмәт белән дә дус, тәртип сакларга һәм һәр эшне үзләре башкарырга ярата. Малайлар өлкәннәр белән дә, яшьтәшләре белән дә уртак телне тиз таба.

Бертуганнарны Русия законы нигезенә ярашлы аерырга ярамый. Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас