Полиция хезмәткәрләре 39 яшьлек хатынның сабыена карата рәхимсез, кырыс гамәлләр кылуын ачыклаган.
Уфада яшәүче хатын үз сабыена рәхимсезлек күрсәткән һәм профилактика системасы хезмәте киңәшләрен үтәмәгән. Әни кеше озак вакыт алкогольне чиктән тыш күп куллануын дәвам иткән, кечкенә баланы тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән. Полиция хезмәткәрләре 39 яшьлек хатынның сабыена карата рәхимсез, кырыс гамәлләр кылуын ачыклаган. Ул кызын ашату, киендерү һәм дәвалау турында уйлап та карамаган.
Узган елның җәендә, исерек килеш, 3 яшьлек кызын фатирдан подъездның баскыч мәйданчыгына этеп чыгарган, шул ук вакытта тышкы ишекне япкан. Узган елның кышында баланы өс киемсез урамга чыгарып җастырган һәм анда дәү әнисе килгәнне көтәргә калдырган. Кыз приютка урнаштырылганнан соң, әни кеше берничә көн дәвамында баланың кайда булуы белән кызыксынмаган, спиртлы эчемлекләр куллануын дәвам иткән.
Хатынга карата "балигъ булмаганны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.
Автор фотосы.