Уфада яшәүче егет мошенниклар йогынтысында фатирсыз һәм машинасыз калган. Полицейскийларга 28 яшьлек зыян күрүче сөйләгәнчә, аңа янәсе ул укыган университет вәкиле шалтыраткан. Әңгәмәдәш студентлар турындагы мәгълүматлар базасын яңартуларын хәбәр иткән һәм СМС-хәбәрләрдән кодларны әйтүен сораган.
Аннары егет белән «Дәүләт хезмәтләре» һәм «Росфинмонитринг» “вәкилләре” элемтәгә кергән. Алар, үз чиратында, билгесез кешеләр аның исеменнән автомобиль һәм фатирны сатарга тырышалар, дип хәбәр иткән. Мошенниклар күрсәтмәләре буенча, ул үзенең автомобилен, ә аннары фатирын да саткан. Нәтиҗәдә, өч миллион сумнан артык зыян килгән.
Студент белән элемтәгә чыгудан туктагач, ул үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлаган. Полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгаткан.
Автор фотосы.