Бүген башкалада Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Янгын икенче каттагы фатирда чыккан, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
12 кеше, шул исәптән ике бала коткарылган. Ике кеше үзаллы чыга алган. Янган фатирдан ике баланы һәм аларның әбисен алып чыкканнар. Ашыгыч медицина ярдәме табиблары урында реанимация чаралары үткәргән. Кызганычка каршы, аларның гомерен саклап калу мөмкин булмаган.
Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары һәм тикшерү-оператив төркем эшли.
Тикшерүне ведомство сорау алучылары һәм янгын сүндерү лабораториясе экспертлары үткәрә. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Фото: МЧС по РБ