Ял көнендә көндез Яңавыл шәһәренең Азин урамында мопед руле артында 14 яшьлек үсмер электр самокатында җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 9 яшьлек малайның өстенә барып менгән.
Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Балигъ булмаган үсмернең әнисенә карата транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган балага мопед биргәне өчен административ материал төзелгән. Әлеге мәддә буенча утыз мең сум күләмендә штраф каралган.
Моннан тыш, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәгән өчен ата-анасын административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен караячак. Транспорт штрафстоянкага урнаштырылган.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.