+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Апреля 2025, 06:10

Ятим бала акчасына туй бүләге ясаган...

8 яшьлек баланы опекага алган хатын суд юлында йөри.

Ятим бала акчасына туй бүләге ясаган...Ятим бала акчасына туй бүләге ясаган...
Ятим бала акчасына туй бүләге ясаган...

Ярмәкәй районында яшәүче хатын бала акчаларын  “үзләштерү һәм туздыру” мәддәсе буенча гаепләнә. Башкортстан  Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, җинаять эше кузгату өчен сәбәп булып күзәтчелек ведомствосы үткәргән тикшерү материаллары хезмәт иткән.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның ноябрендә хатын опекага 8 яшьлек баланы алган. Аңа ай саен социаль пособие түләнгән.  2024 елның февраленнән ноябренә кадәр ул тәрбиягә алган баланың банк исәбеннән150 мең сум акча алган һәм үз кызына туй бүләге итеп, кыйммәтле кәрәзле телефон сатып алган.

Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган һәм китерелгән зыянны тулысынча каплаган. Хәзер җинаять эше карау өчен Бишбүләк районара судына җибәрелгән.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас