+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Апреля 2025, 06:55

“Завуч” булып сөйләшкәннәр...

Башкортстанда мәктәп укучысын мошенниклар алдаган.

“Завуч” булып сөйләшкәннәр...“Завуч” булып сөйләшкәннәр...
“Завуч” булып сөйләшкәннәр...

Нефтекама полициясенә кичә, 6 апрельдә,  16 яшьлек мәктәп укучысы мөрәҗәгать иткән. Укучы кыз сөйләвенчә, аңа WhatsApp ка билгесез кеше шалтыраткан. Трубкадагы тавыш үзен мәктәп завучы дип таныштырган һәм, электрон журналга керү кирәклегенә ышандырып, кызга телефонына килгән кодларны әйтеп бирергә кушкан. Бары тик яшерен саннарны әйткәннән соң гына кыз мошенник белән аралашканын аңлап алган. Ул җинаятьчегә “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетына керү мөмкинлеген ачкан.

Полиция хезмәткәрләре янә кисәтә: билгесез кешеләр төрле сылтаулар белән кодлар әйтүегезне сорый икән, бу – аферистлар. Беркемгә дә смс-кодларны әйтергә, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда экран демонстрациясен кабызырга ярамый.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас