+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 апрель 2025, 08:55

Әниләре эштә булган...

Ике баланың һәм картәниләренең гомерен өзгән янгынның кайбер нечкәлекләре билгеле.

Әниләре эштә булган...Әниләре эштә булган...
Әниләре эштә булган...

Уфада ике баланың һәм аларның картәниләренең гомерен өзгән янгынның яңа нечкәлекләре билгеле булды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Хатынның барлыгы биш баласы — барысы да малайлар. Гаилә исәптә тормаган, имин санала. Моңа кадәр күпбалалы ана 2005 елгы бер улын югалткан булган. Ул балачактан җитди авыру белән интеккән, ә 2022 елда ковидтан үлгән. 2001 елгы өлкән улы аерым яши, аның инде үз гаиләсе бар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига көнендә хатын 2017 һәм 2021 елгы кече балаларын балалар бакчасыннан алып, 77 яшьлек картәниләре белән өйдә калдырган, ә үзе эшкә киткән. Тагын бер улы, 2013 елгы, вакыйга вакытында урамда булган — футбол уйнаган. Янгын йокы бүлмәсендә чыккан. Нәкъ менә нәрсә булганы әлегә билгеле түгел, компетентлы хезмәтләр булган хәлнең сәбәбен һәм шартларын ачыклый. Янган фатирдан ике баланы һәм аларның картәнисен алып чыкканнар. Урамда аларны реанимацияләргә тырышып караганнар — 30 минут тирәсе берничә табиб бригадасы әбине һәм балаларны мөмкин булганның барысын да эшләгән, ләкин, кызганычка каршы, аларны коткарып кала алмаганнар.

Билгеле булуынча, кичә башкалада Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Янгын икенче каттагы фатирда чыккан, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә. 12 кеше, шул исәптән ике бала коткарылган. Ике кеше үзаллы чыга алган.

 

Фото:МЧС по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас