Бу вируслы авыру Октябрьский шәһәренең 10 яшьлек малайда язгы каникуллар вакытында ачыкланган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең 1нче дәваханәсендә.
Укучыга вакытында ярдәм күрсәтелгән. Ул дәваханәгә озатылган һәм Туймазы үзәк район дәваханәсенең клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәгендә дәвалана.
Медицина учреждениесе табиб-эпидемиологы Нелли Мөхәммәтова белдерүенчә, кызамык – озайлы инкубация чоры булган йогышлы авыру, беренче 72 сәгатьтә контакт булган урыннарда барлык кирәкле эпидемиягә каршы чаралар үткәрелгән.
“Өстәмә белем бирү учреждениесендә ашыгыч вакцинацияне дәвам итәбез”, — дип хәбәр итә табиб.
Билгеле булуынча, саклануның бердәнбер ысулы – вакцина ясау. 2004 елдан республика территориясендә өлкән яшьтәге халыкны планлы иммунизацияләү үткәрелә.
Кызамыкка каршы вакцина 12 айдан мәҗбүри санала. Ревакцинацияне 6 яшьтә, 15 яшьтән 17 яшькә кадәр һәм 22 яшьтән 29 яшькә кадәр башкаралар. Бу тотрыклы иммунитет формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Автор фотосы.