Уфа полициясенә урам буйлап йөргән кечкенә малайны китергәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, малайның балачактан авыруы бар, ул бөтенләй сөйләшми диярлек. Кичә, 9 апрельдә, малай өйдә үзе генә калган, чөнки әнисенә эш белән китәргә туры килгән. Бала тышкы ишекне ача алган һәм майка-шортиктан гына урамга чыгып киткән. Кольцевая урамы буйлап йөргәндә, аны битараф булмаган кеше күреп ала һәм полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
Сабыйны полиция бүлегенә китерәләр. Тик ул сөйләшә, аңлата алмагач, якыннарын мессенджерлар, чатлар аша эзләү башлана. Тиздән әни кеше табыла. Баланы аңа тапшырдылар, барысы да яхшы тәмамлана.
Фото: bashinform.ru