Мәскәүнең Л. М. Рошаль исемендәге балалар клиник үзәге табиблары өч ай линзаларын салмаган 16 яшьлек үсмернең күзләрен саклап калган. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Малай үзе әйтүенчә, ул өч ай дәвамында көн саен алыштыру өчен билгеләнгән линзаларны салмаган. Белгечләр малайның сул күзендә җәрәхәт булуын, уң күзендә линзаның өлешчә яңа барлыкка килгән тукымалар белән каплануын ачыклый.
"Катлаулы ялкынсыну, хәтта сукыраюга китерү куркынычы зур иде. Вакытында башланган терапия нәтиҗәсендә пациентның хәле тиз җиңеләйде, уңай динамика барлыкка килде, авыртулар кимеде”, — дип сөйләгән офтальмолог Ксения Тараскова.
Пациентны дәвалануның җиденче көненә чыгарганнар. Хәзер үсмергә реабилитация узарга һәм контактлы линзалардан бөтенләйгә баш тартырга туры киләчәк.
Автор фотосы.