Петербургта медицина товарларын сату һәм хезмәт күрсәтү буенча генеральный директор улы гаебе белән зур суммадан колак каккан. Бу хакта “78.ru” басмасы яза.
Билгеле булуынча, 41 яшьлек ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул мартның беренче яртысында аның 13 яшьлек улы, 7нче сыйныф укучысы, сыйныфташына аның 5,4 миллион сумын, шулай ук 150 мең доллар (якынча 12,8 миллион сум) акчасын бирүе турында белдерә.
Үсмер акчаны үзенең сыйныфташына янәсе әнисен дәвалау һәм Русиядә яңадан сату максаты белән Дубайда автомобиль сатып алу өчен биргән булып чыга.
Аеруча зур күләмдә мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Автор фотосы.