+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 апрель 2025, 10:20

Бәдрәфтә аңсыз хәлдә тапканнар...

Башкортстанда укучы кызлар медицина препараты белән агуланган.

Бәдрәфтә аңсыз хәлдә тапканнар...Бәдрәфтә аңсыз хәлдә тапканнар...
Бәдрәфтә аңсыз хәлдә тапканнар...

Башкортстанда ике укучы кыз мускулларның югары тонусы булганда кулланыла торган медицина препараты белән агуланган.

«Честный репортаж» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, әлеге хәл Иглин районының Акбирде авылында булган.

Кызларның берсен мәктәп бәдрәфендә аңсыз хәлдә тапканнар. Бераз соңрак аның 14 яшьлек дустының да шушы ук препаратны кулланганы ачыкланган. Ике кызны да дәваханәгә китергәннәр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар икесе дә авыр хәлдә, реанимациядә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас