+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 апрель 2025, 06:25

Бер яшьлек бала снюс йоткан

Уфада бер яшьлек баланы авыр хәлдә реанимациягә китергәннәр.

Бер яшьлек бала снюс йотканБер яшьлек бала снюс йоткан
Бер яшьлек бала снюс йоткан

SHOT телеграм-каналы хәбәр итүенчә, 9 апрельдә көндез яшь кыз һәм аның картәниләренә кунакка килгән. Картәни вакытлыча оныгының баласын караган.  

Кыз өлкән яшьтәге картәнисенең ярасын бинт белән бәйләгәндә, сабый аның егете калган. Моңа кадәр ул кесәсеннән снюс төркләрен алып, комод өстенә куйган була. Бер төргәк идәнгә төшеп китә һәм бер яшьлек бала кулына эләгә. Ул аны авыза каба. Баланың хәле шунда ук начарланган, аны авыр хәлдә реанимациягә китергәннәр.

Билгеле булуынча, снюс – ул “төтенсез тәмәке”,  бу никотин катнашмасын суыралар яисә чәйниләр. Снюс наркотик матдәләр исемлегенә керми, әмма анда югары күләмдә никотин концентрациясе бар. Бер пакетта берничә кап тәмәкегә тәңгәл никотин дозасы була. Моның никадәр күп икәнен күз алдына гына китереп карагыз!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас