Бүген иртән Уфа янындагы Нагаево шоссесында җитди авария булган. Шәһәрнең дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, Нагаево шоссесына чыкканда DAF йөк машинасының цемент ташу өчен ярымприцепы ауган. Ярымприцеп “Рендж Ровер " машинасы өстенә килеп төшкән. Нәтиҗәдә, “Рендж Ровер" автомобиле бәрелүдән бетон киртәләрне үтеп, каршы як полосага килеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәтендә кроссоверның водителе һәм пассажирлары – ике бала зыян күргән. Алар ашыгыч медицина ярдәме машинасы белән дәваханәгә китерелгән. Авария урынында дәүләт автоинспецияе хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли.
Фото:Шәһәрнең дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте