Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, Уфада ир кеше бала урлаган, аны көчләп автомобильгә утыртып алып киткән.
Бу хәл башкаланың Кузнецов Затоны микрорайонында булган. Шаһитлар сүзләренчә, ир малайны көч белән эләктереп ала, бала каршылык күрсәтүенә карамастан, иңбашына күтәреп, машинага кадәр алып бара. Ә аннары билгесез юнәлештә китеп бара.
Бәхеткә, малайны тиздән тапканнар, аның белән барысы да яхшы. Бу хәлнең сәбәбе – гаилә проблемалары булырга мөмкин дип, фаразлый шаһитлар.
Хәзер полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: видеодан скрин