Башкортстанда табиблар кызамык белән авыруның аерым очракларын теркәүне дәвам итә. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, вируслы авыру Уфа, Белорет, Октябрь һәм Туймазы районнарында ачыкланган.
Нигездә, бу прививка ясалмаганкешеләр арасында "читтән кертелгән" очраклар, дип хәбәр итте “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча матбугат секретаре Регина Акмалова.
Вакцина ясату – вируслы авырудан саклануның иң ышанычлы юлы. Төбәктә халыкның 40 процентка якынына кызамыктан прививка ясалган. Аны ике тапкыр — 12 айда һәм 6 яшендә ясыйлар.
Ике көн элек ведомство Октябрьский шәһәрендә 10 яшьлек укучыда вирус ачыклану сәбәпле, кызамыктан ашыгыч вакциналаштыру оештырды.
Автор фотосы