+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 Апреля 2025, 03:00

Балалар әти-әни җылысы тоеп үссен!

Уфада апалы-энеле бертуганнарга гаилә эзлиләр.

Балалар әти-әни җылысы тоеп үссен!Балалар әти-әни җылысы тоеп үссен!
Балалар әти-әни җылысы тоеп үссен!
Уфада үз гаиләләре белән яшәргә теләүче апалы-энеле бертуганнар өчен әти-әни эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Максимга 10 яшь. Ул — чын энерджайзер! Хәрәкәтчән, аралашучан һәм һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә. Максим уеннарны, спортны һәм хәрәкәт белән бәйле бөтен нәрсәне дә ярата. Аның елмаюы һәм шаянлыгы янындагы кешеләргә дә шатлык бүләк итә.

Валентинага 12 яшь. Җаваплы, максатчан һәм үз-үзенә ышанучан кыз. Ул үзен дә, энекәшен дә кимсетергә юл куймый, ә эшне ахырына кадәр җиткерә белүе хәтта өлкәннәрне дә сокландыра. Валя иҗатны, команда проектларын һәм, энекәше кебек үк, игътибар үзәгендә булырга ярата.

Максим белән Валя — апа белән энекәш кенә түгел. Алар - уеннарда, укуда һәм көндәлек эшләрдә бер-берсенә ярдәм итүче иң яхшы дуслар. Алар бергә булганда — теләсә нинди тауларны да яуларга әзер команда!

Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас