+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 апрель 2025, 03:45

Тагын студент баланы алдаганнар...

Мошенниклар үсмердән кредит акчаларын үз исәпләренә күчерттергән.

Тагын студент баланы алдаганнар...Тагын студент баланы алдаганнар...
Тагын студент баланы алдаганнар...

Нефтекамадагы колледжның 19 яшьлек студенты мошенникларга 187 мең сум кредит акчасы күчергән. Аңа карата җинаятьчеләр алдауның иң киң таралган ысулын кулланганнар – сим картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануы турында хәбәр иткәннәр һәм ИНН номерларын әйтеп бирүне  сораганнар.

Аннары аферистлар яшь кешене мошенникларның дәүләт хезмәтләре порталында аның шәхси кабинетын кулга төшерүләре, кредит картасын активлаштырулары һәм аның исеменнән экстремистларны финанслый башлаулары белән куркытканнар. Янәсе, әгәр ул бар булган акчаларны резерв исәпкә күчермәсә, аны җаваплылыкка тарттырачаклар. Шулай итеп студентны кредит картасыннан барлык акчаларны үз исәпләренә күчерергә күндерәләр.

“Әлеге очрак мисалында ышандырырлык итеп сорыйбыз – таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез!”, - ди хокук сакчылары.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас