“Честный репортаж” телеграм-каналы хәбәр итүенчә, әлеге очрак буенча прокуратура тикшерү башлаган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре сабый яшәгән фатирга килгән. Алар баланың якыннарыннан сорау алган, вакыйга урынын тикшергән.
Сабыйның якын туганнары белдерүенчә, бала белән бернинди агулану да булмаган. Алар аны үзләре дәваханәгә алып килгән. Ләкин шау-шудан соң опека бүлеге малайны гаиләдән алып, балалар йортына урнаштырган.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 9 апрельдә яшь кыз һәм аның егете картәниләренә кунакка килгән. Картәни кеше вакытлыча оныгының баласын караган була.
Кыз өлкән яшьтәге картәнисенең ярасын бинт белән бәйләгәндә, сабый аның егете калган. Моңа кадәр ул кесәсеннән снюс төргәкләрен алып, комод өстенә куйган була. Бер төргәк идәнгә төшеп китә һәм бер яшьлек бала кулына эләгә. Ул аны авыза каба. Баланың хәле шунда ук начарланган, аны авыр хәлдә реанимациягә китергәннәр.
Автор фотосы.