+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
14 апрель 2025, 11:40

Янгын хәбәрчәсе коточкыч фаҗигадән саклап калган

Күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан.

Янгын хәбәрчәсе коточкыч фаҗигадән саклап калганЯнгын хәбәрчәсе коточкыч фаҗигадән саклап калган
Янгын хәбәрчәсе коточкыч фаҗигадән саклап калган

Янгын хәбәрчесе Балтач районының Иске Балтач авылында күпбалалы гаиләдә фаҗигане булдырмый калган.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, кыска ялганыш аркасында. шәхси йортның ванна бүлмәсендә стена янган. Янгын  чыккан вакытта йортта ике бала һәм аларның әти-әниләре булган. Әниләре янгын  хәбәрче эшли башлаганны ишетте, бу вакытта йоклап яткан гаилә башлыгы да көчле сигнал тавышына уянып киткән.

Ванна бүлмәсендә кара төтен һәм ялкынны күреп, гаилә өйдән тизрәк чыгып китәргә ашыккан. Соңыннан өлкәннәр, янгын сүндерүчеләр килгәнче, 2,5 квадрат метр мәйданда  барган янгынны узаллы  сүндерә алганнар.

Янгын  хәбәрче әлеге гаиләгә 10 ел элек бирелгән була, әмма батареяларын вакытында алыштыру аларны коточкыч фаҗигадән саклап кала.

 

Фото: МЧС по РБ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас