Дүртөйле районында яшәүче шәфкать туташы мошенниклар корбаны булган. Аферистлар 17 сәгатькә сузылган әңгәмә барышында аның машинасын саттырган һәм зур күләмдә бурычка чумдырган. Хатын полициягә сөйләгәнчә, 10 апрельдә аңа янәсе дә учреждение җитәкчесе урынбасарыннан видеошалтырату булган. Сөйләшү тиз генә булган, мессенджерда фотосы да ачык күренмәгән. Ләкин шалтыратучы “мошенниклык гамәлләрен булдырмау” өчен тиздән аның белән элемтәгә “хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре” керәчәген кисәтергә өлгергән.
Аннары аңа мессенджерда үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган кеше язган. Янәсе дә медицина учреждениесеннән хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматлары , һәм хәзер “тикшерүчеләр” бу эш белән шөгыльләнә, дип хәбәр итте. Аннары элемтәгә “тикшерүче Филиппов” чыккан, ул хатынга нәрсә эшләргә кирәклеген җентекләп аңлаткан. Мошенниклар белән сөйләшү 17 сәгать дәвам иткән.
Аферистлар басымы астында шәфкать туташы 500 мең сумга машинасын саткан һәм акчаларны “хәвефсез исәпкә” күчергән. Барлык акчаларын салдырып, шулай ук, танышларыннан берничә йөз мең сум бурычка алып, мошенникларга күчергән.
Ахырда “тикшерүче " җинаятьчеләр аның фатирын залогка куеп, 1,7 миллион сумга кредит рәсмиләштергән, дип хәбәр итә. Башкача акча алу мөмкинлеге булмау гына аны зур югалтулардан коткарып кала. Югыйсә, тораксыз да калган булыр иде.
Соңрак ачыклануынча, мошенниклар җитәкче урынбасарының аккаунтын җимереп, видеошалтыратулар ясаган. Номерның чын хуҗасы эш чатында хезмәттәшләрен бу хакта кисәткән, ләкин зыян күрүче хатын ялда булган һәм бу хәбәрне күрми калган...
Фото: bashinform.ru