Русиядә хатын-кызлар өчен эш көнен бер сәгатькә кыскарту башлангычы турында фикер алышалар, аларга гаилә эшләре өчен күбрәк вакыт бирү өчен хезмәт хакын саклап калу. Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Игорь Антропенко белдерде.
“Демографияне күтәрү мәсьәләсе көн үзәгендә тора, ә яшь әниләрнең әгәр ул көне буе вакытын эштә үткәрә икән, ә аннары арыган хәлдә өенә кайта икән, шәхси тормышын җайларга вакыты кайчан калсын”, — ди депутат ТАСС белән әңгәмәдә.
Парламентарий ассызыклавынча, күп кенә балалар түгәрәкләре 18:00 дә башлана, шуңа күрә әниләр үз балаларын анда алып барырга өлгерми. Арыган әни балалар өчен яхшы үрнәк түгел, ди ул.
Депутат хатын-кызлар өчен эш көнен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, гаиләсез һәм баласыз яшь хатын-кызларга да бу өстәмә сәгать файдалы булачак.
Автор фотосы.