Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган Бөтенрусия онлайн-акциясе ел саен уздырыла.
Әгәр сезне якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән сөйләшергә уңайсыз мәсьәләләр борчый икән, сез Балалар ышаныч телефоны номерына шалтырата аласыз. Балалар ышаныч телефоны – ул тәүлек буе, бушлай, аноним һәм конфиденциаль фикер алышу мөмкинлеге.
Бердәм Бөтенрусия номеры – 8 800 2000 122 ;
Кәрәзле телефоннан шалтырату өчен кыска номер – 124.
Онлайн-акция турында тулырак мәгълүмат Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды сайтының "Балалар ышаныч телефоны" бүлегендә урнаштырылган һәм аны түбәндәге сылтама буенча кереп карарга мөмкин:
https://fond-detyam.ru/detskiy-telefon-doveriya/vserossiyskie-proekty/385/18225/