Дүртөйле һәм Дүртөйле районы суд приставлары алимент түләмәүче әтине эзләү игълан иткәннәр. Борай районының Борай авылында туып үскән 46 яшьлек Зифил Г.үзенең балигъ булмаган балаларына 800 мең сумнан артык бурычы җыелган. Фаразлануынча, ул Уфада яшеренә, анда рәсми эшкә урнашмыйча төрле эш белән шөгыльләнә.
Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частенә 8 (937) 843 62 73, 8 (34787) 3-20-65 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: ГУФССП России по РБ, Vk