+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
15 Апреля 2025, 14:45

Улымны сыйныфтан куалар...

Уфада яшәүче әни улын мәктәптә эзәрлекләүгә зарланган.

Улымны сыйныфтан куалар...Улымны сыйныфтан куалар...
Улымны сыйныфтан куалар...

Уфада яшәүче хатын шәһәр мәктәпләренең берсендә укучы улын эзәрлекләүгә зарланган. Аның сүзләренчә,  ата-аналар хәтта аның баласын сыйныфтан куып чыгару өчен мессенджердагы төркемдә тавыш бирү оештырган.

«Честный репортаж» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, Уфа гимназияләренең берсендә тавыш-гауга купкан: бер укучының әнисе балалар һәм ата-аналар тарафыннан улының буллингка дучар булуына зарланган. Соңгылары фикеренчә, малай яшьтәшләре белән сугыша, әмма баланың әнисе сыйныфташлары аны махсус рәвештә конфликтка котырта дип саный.

Баланы ата-аналар чатында тикшереп кенә калмыйлар, «соң булганчы дәваларга кирәк» дигән киңәшләр дә бирәләр икән. Малайның әнисе сыйныф җитәкчесе, башка ата-аналар, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары белән мәсьәләне хәл итәргә тырышып караган, әмма хәзер, күрәсең, тикшерүчеләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Фото:стоп-кадр видео «Честный репортаж», телеграм

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас