+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
16 Апреля 2025, 04:30

Байкада мәктәп автобусына барып менгән

Авыр тән җәрәхәтләре алган үсмерне дәваханәгә алып киткәннәр.  

Байкада мәктәп автобусына барып менгәнБайкада мәктәп автобусына барып менгән
Байкада мәктәп автобусына барып менгән

Уфа янындагы Булгаково бистәсендә үсмер спортбайкта мәктәп автобусы белән бәрелешкән. Башкортстанның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 15 яшьлек мәктәп укучысы Кауода парковкадан чыгып, “ПАЗ” автобусы өстенә барып менгән. Ярый әле бу вакытта автобуста балалар булмаган. Үсмернең аягы сынган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Авария очрагы буенча юл полициясе административ тикшерү ачкан.

Көннәр җылыту белән үсмерләр мотоциклда, мопед һәм квадрацикл кебек транспорт чараларында җилдерә. Әти-әниләр балаларына мотоцикл алып биргәндә аның уенчык булмавын аңлап эш итсен иде...

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас