Бүген, 16 апрельдә, Җир шары 6 баллы (10 баллы шкала буенча) магнит давылы йогынтысында булачак. Һава торышы сервислары мәгълүматлары буенча, магнит сферасының дулкынлануы иртән көчәя башлаячак һәм урындагы вакыт белән 17 сәгатькә иң югары ноктага җитәчәк. Төнлә магнит давылы бераз тынычланачак, ләкин тулысынча түгел. 17 апрель көнне 4 балл дәрәҗәсе сакланачак.
Магнит давылы булган көннәргә сизгер кешеләрнең хәле начарланырга мөмкин, шуңа күрә “хәвефле” көннәрне алдан белеп, аларга әзерләнеп кую: йокыны туйдыру, дөрес туклану, кофе яисә чәй урынына күбрәк чиста су эчү яхшырак.
Автор фотосы.