+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 апрель 2025, 15:00

Кредит акчаларын “хәвефсез исәп”кә күчергән

Башкортстанда укытучы мошенникларга ышануын сизми дә калган.

Кредит акчаларын “хәвефсез исәп”кә күчергәнКредит акчаларын “хәвефсез исәп”кә күчергән
Кредит акчаларын “хәвефсез исәп”кә күчергән

Салават шәһәрендә укытучы кызны җинаятьчеләр  күптән билгеле схема буенча алдаган.

Аңа билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен «Роскомнадзор " хезмәткәре дип таныштырган һәм зыян күрүче исеменә төрле банкларда кредитлар рәсмиләштерелүен хәбәр иткән. Аннары шалтырату янәсе дә банк хезмәткәренә күчерелгән. Тегесе, үз чиратында, мошенникларның чыннан да аның исеменә кредитлар рәсмиләштерүен раслаган. Бу хакта беркемгә дә сөйләргә ярамый, югыйсә, аңа карата җинаять эше кузгатылачак дип тә куркытканнар.

Зыян күрүче, уяулыгын югалтып, мошенникларга ышана һәм ят кешенең инструкцияләре буенча эш итә башлый. Нәтиҗәдә, ул мошенникларга үзенең җыйган акчаларын, шулай ук 170 мең сум кредит акчаларын күчергән. Берничә көннән соң гына ул мошенниклар белән элемтәгә керүен аңлаган.һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе тарафыннан мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклар көн саен кешеләрне алдый, алар үзләрен теләсә кем дип таныштыра ала, билгесез шалтыратучыларга ышанмагыз, бернинди сылтау белән дә акчаларыгызны “хәвефсез исәп”ләргә күчермәгез.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас