+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 апрель 2025, 13:35

Мәктәп укучысын кыйнаган...

Ярымшәрә ир урам уртасында балага ташланган.

Мәктәп укучысын кыйнаган...Мәктәп укучысын кыйнаган...
Мәктәп укучысын кыйнаган...

Бүген Уфа урамында шаккатмалы хәл булган. Ярымшәрә ир урам уртасында үсмерне тотып кыйнаган. Әлеге хәл көндез Уфаның М. Гафури урамында булган. Ир берничә тапкыр куллары һәм аяклары белән укучының башына суккан. Очраклы үтеп баручылар малайга ярдәмгә килгән. Шаһитлар сүзләренчә, гаугачы үзен адекват тотмаган, бәлки, ят матдәләр кулланган булуы да мөмкин. Аны укучыдан аерып алгач, ир газонга сузылып яткан. Билгеләп үтелгәнчә, ул йөгереп йөргән, кычкырынган һәм яныннан узып баручы кешеләргә бәйләнгән.

Урынга полиция хезмәткәрләре килгән һәм аны машинага утыртканнар.

Хокук сакчылары бу хәлгә ачыклык кертәчәк.

 

Фото:стоп-кадр видео @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас