

Белорет районында яшьтәшләре укучы кызны тезләндергән. Мәктәп укучысын эзәрлекләү видеосы республиканың телеграм-каналларына таралды. Язмада берничә кызны уратып алып, тезләнергә мәҗбүр иитүләре һәм мыскыллаулары күренә: куллары белән башына сугалар, әдәпсез сүзләр белән түбәнсетәләр.
“Вәгъдә иткәнчә, сүзләре өчен тезләндердем", — ди видеоязмада үсмер кызларның берсе.
"Гафу итегез, зинһар, мин башкача алай эшләмәячәкмен. Андый сүзләр әйтмәм, абыең белән дә йөрмәм", - дип кабатлый тезләнгән укучы кыз.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге очрак буенча Белорет районы буенча полиция бүлегенә укучының ата-анасыннан аларның кызларына карата хокукка каршы гамәлләр кылу турында гариза килгән. Тикшерү-оператив төркем мәктәпкә килгән. Әлеге очракның шартлары һәм видеога төшерүдә катнашучылар ачыклана.
Прокуратура һәм Башкортстан буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе конфликт буенча тикшерү оештырган.
Автор фотосы.