

Уфада яшәүче ир аңлы рәвештә кечкенә сабыйның сәламәтлегенә авыр зыян салганы өчен суд каршына басачак.
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның мартында исерек ир һәм аның белән бергә яшәүче хатын арасында конфликт килеп чыккан. Ачуланышкан вакытта ул хатынның кулындагы кечкенә кызының башына суга. Бала баш сөяге-ми җәрәхәте, баш мие имгәнүе, баш сөяге сынуы һәм гематома рәвешендә тән җәрәхәтләре алган. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Гаепләнүче ир үз гаебен танымаган. Җинаять эше Уфаның Октябрь район судына җибәреләчәк.
Автор фотосы.