+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 апрель 2025, 03:40

13 яшьлек баланың гомере өзелгән

Башкортстанда коточкыч юл фаҗигасе булган.

13 яшьлек баланың гомере өзелгән13 яшьлек баланың гомере өзелгән
13 яшьлек баланың гомере өзелгән

Кичә Стәрлетамак-Белорет—Магнитогорск трассасының 275нче чакрымында юл фаҗигасе булган. Бу хакта Башкортстанның дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

 Әбҗәлил районында “Mitsubishi Pajero” һәм “Mazda СХ 5” автомобильләре бәрелешкән. Авариядә  “Mazda СХ 5” пассажиры — 13 яшьлек кыз һәлак булган.  Шул ук машинадан 6 һәм 1 яшьлек ике бала һәм ике өлкән кеше дәваханәгә озатылган.

Фаҗигале хәлнең нечкәлекләре ачыклана, тикшерү бара.

Юлларда сак булыгыз, ашыкмагыз. Балалар гомере сезнең кулларда, водительләр.

Фото: Башкортстанның дәүләт автоинспекциясе

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас