

Уфада 14 яшьлек үсмер мопедта «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән. Авария 18 апрель көнне көндезге сәгать өчләр тирәсендә булган.
Башкала Дәүләт автоиспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 43 яшьлек уфалы «Лада Калина» руле артында, Боткин урамы буйлап барганда, «Нова» мопеды белән бәрелешкән. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә 14 яшьлек мопед йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән.
Үсмер, яше җитмәү сәбәпле, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган.
«Юл хәрәкәтендә катнашучы 16 яшькә җитмәү сәбәпле, аның әти-әнисенә (законлы вәкилләренә) карата чаралар күрү өчен барлык материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәреләчәк”, - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Әлеге очрак буенча тикшерү башланган.
Фото: башкала Дәүләт автоиспекциясе матбугат хезмәте