+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
20 апрель 2025, 10:30

Тәрәзәдән сабый егылып төшкән

Бу хәл бүген көндез булган.

Тәрәзәдән сабый егылып төшкәнТәрәзәдән сабый егылып төшкән
Тәрәзәдән сабый егылып төшкән

Уфада Мусоргский урамындагы торак йортның ачык тәрәзәсеннән кечкенә кыз егылып төшкән. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе  матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл бүген көндез булган: беренче катның ачык тәрәзәсеннән 2023 елгы бала килеп төшкән. Сабый өйдә әти-әнисе белән булган, игътибарын читкә юнәлткән бер мәлдә, бала тәрәзә төбенә менгәнен алар сизми дә калган.

«Ашыгыч ярдәм " машинасында табиблар баланы тикшерү өчен дәвалау учреждениесенә китергәннәр.

Көннәр җылыта, тәрәзәләрне ачып куяр вакыт та җитте. Әти-әниләр, балаларны саклагыз!

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас