+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 апрель 2025, 11:25

10 яшьлек бала мопедта чаба

Ярый әле үзен юл-патруль хезмәте инспекторлары күреп алган.

10 яшьлек бала мопедта чаба10 яшьлек бала мопедта чаба
10 яшьлек бала мопедта чаба

Уфаның Рассветная урамында 10 яшьлек малай мопедта җилдергән. Аны юл-патруль хезмәте инспекторлары күреп алган.

Әлбәттә, бу яшьтә малайның машина йөртү таныклыгы булмаган. Уфа Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, урынга әти-әнисен чакыртканнар, баланы транспорт белән идарә итүдән читләштергәннәр.

Балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен материалларны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшырганнар.

 

Фото: Уфа Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас