+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 Апреля 2025, 06:45

Алкогольле туңдырма бала кулына эләкмәсме?

Башкортстанда алкогольле туңдырманы «законлаштырырга» тәкъдим итәләр.

Алкогольле туңдырма бала кулына эләкмәсме?Алкогольле туңдырма бала кулына эләкмәсме?
Алкогольле туңдырма бала кулына эләкмәсме?

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары шундый башлангыч  белән чыгыш ясады. Әлеге вакытта закон проекты Русия Закон чыгаручылар советына алдан карау өчен җибәрелгән, дип хәбәр итәләр республика парламенты матбугат хезмәтендә.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев фикеренчә, закон проекты алкоголь әйләнеше турындагы законнардагы бушлыкны бетерергә тиеш.

— Федераль законда алкоголь продукциясе төрләре төгәл күрсәтелгән, исемлек ябык, ягъни яңа төрләр барлыкка килү каралмаган. Әмма яңа товарлар барлыкка килә. Мәсәлән, бүген сатуда алкогольле туңдырма очратырга мөмкин. Туңдырма традицион рәвештә балаларның яраткан тәм-томы булып тора, шуңа күрә спиртлы продуктның контрольдән башка бала кулына эләгүе дә ихтимал. Без Федераль законның теләсә нинди яңа спиртлы азык-төлек продуктларына кагылуын тәкъдим итәбез. Алкоголь әйләнеше эшендә «яшерен зоналар" булырга тиеш түгел, - дип белдерде парламент спикеры.

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас