+30 °С
Облачно


Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе Уфада үсмернең кафедагы вывеска төшүдән имгәнү шартларын ачыклаячак.
Бу хәл кичә, 20 апрельдә, Уфаның Дим бистәсендәге Дагыстан урамында булган. Җил каерып төшергән элмә такта үсмернең башына килеп төшкән. Ул баш җәрәхәте алган һәм дәваханәгә китерелгән.
Әлеге очрак буенча тикшерү башланган. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Фото: БашДТП, ТГ