+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 Апреля 2025, 05:15

Мәктәп автобусына ут капкан

Водителен ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.

Мәктәп автобусына ут капканМәктәп автобусына ут капкан
Мәктәп автобусына ут капкан

Бүген иртәнге сәгать тугызынчыда Уфаның Затон шоссесында «ПАЗ» маркалы мәктәп автобусы янган. Бәхеткә, янгын вакытында салонда балалар булмаган.

Янган мәктәп автобусы водителе тән пешүләре алган  һәм медицина учреждениесенә китерелгән. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Күзәтчелек ведомствосы булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, мәктәп транспортын эксплуатацияләгәндә хәвефсезлек таләпләрен үтәү тикшерәчәк.

 

Фото:МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас