+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
22 Апреля 2025, 07:45

“Бәхетле гаилә”гә һич тынгы юк...

Бүген төнлә дүрт үсмерне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

“Бәхетле гаилә”гә һич тынгы юк...“Бәхетле гаилә”гә һич тынгы юк...
“Бәхетле гаилә”гә һич тынгы юк...

Уфада полиция хезмәткәрләре арт-объектка зыян китергән үсмерләрне тоткарлаган. Хокук сакчылары дүрт үсмернең «Бәхетле гаилә һәйкәле» композициясенең бер өлешен, менә әни скульптурасын алып китәргә маташуын күргәннәр.

Беренчел мәгълүматларга караганда, бүген төнлә, Бессонов урамы буйлап узганда, полицейскийларның игътибарын яшьләр җәлеп иткән. Өч кыз һәм бер егет арт-объект статуяларының берсен өстерәп китеп барганнар һәм аны яшерергә тырышканнар. Балигъ булмаганнар – 2009 елгы егет һәм кыз, һәм 2006 елгы ике кыз арт-объектның берсен ватканнар һәм аны вакыйга урыныннан алып китәргә тырышканнар.

Үсмерләрнең барысын да полиция бүлегенә китергәннәр. Алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән.

Шулай ук тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Уфаның Совет районы хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урланган сын хәзер коммуналь хезмәтләрдә тора. Аның аягын ябыштырып һәм буяп куйганнан соң, “гаилә” яңадан берләшәчәк. Бу эш көн дәвамында башкарылачак.

Фото: МВД по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас