

Кечкенә балаларга бөтен килеш чикләвек ашатырга ярамый. Бу хакта Ставропольнең балалар эндоскопия бүлеге мөдире Роман Шолом “STAVROPOLMEDIA” басмасына сөйләгән. Ул шулай ук табиблык тәҗрибәсендәге очрак белән дә уртаклашкан.
Табиб сүзләренчә, әгәр бала чикләвек белән тончыкса, ул, һичшиксез, сулыш юлларына эләгәчәк, бу сәламәтлек өчен бик куркыныч. Батарея яисә тимер акча да ул кадәр куркыныч түгел, чөнки алар ешрак ашказанына эләгә һәм аларны алу да җиңелрәк, дип билгели табиб.
Табиб Минеральные Воды шәһәрендә чурчхела ашаганда чикләвекләр белән тончыгып, тын юлы капланган баланың гомерен саклап калуы турында сөйләгән. Малайны авыр хәлдә реанимациягә китергәннәр.
"Аның трахеясе, бронхлары ябылган иде, ягъни бала гомумән сулый алмас хәлдә иде», — ди Роман Шолом.
Табиб бронхлардан ят предметларны чыгара алган. Малай озак вакытл кислород ачлыгын кичергән һәм инвалид булып кала язган.